ТР юстиция министры М.М.Корманов Томскта Сабантуй бәйрәмендә

2007 елның 9 июле, дүшәмбе
Кичә ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасы делегациясе җитәкчесе сыйфатында Томск шәһәрендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты. Аны Томск өлкәсенең татар мәдәнияте үзәге Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык, Томск өлкәсенең мәдәният департаменты, өлкәнең “Туган Ил” татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырды.
Татарстан җитәкчелеге һәм аның халкы исеменнән министр шәһәрдә һәм өлкәдә яшәүчеләрне милли бәйрәм белән котлады. Бәйрәм чараларында шулай ук өлкә һәм шәһәр администрациясе вәкилләре катнашты.
Сабантуйда катнашучылар костюмнардан йөрүне, милли иҗат коллективлары концертын, спорт ярышларын күзәттеләр, милли кухня ашамлыкларын авыз иттеләр. 
Эш сәфәрендә булып, Мидхәт Мәзгутович Томск өлкәсе губернаторының социаль сәясәт буенча урнбасары С.Е.Ильиных һәм Томск шәһәре мэры вазыйфаларын башкаручы Н.А.Николайчук белән очрашты. Очрашу барышында җитәкчеләр “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль законны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча мәгълүмат алыштылар һәм эшчәнлекләренең бу юнәлеше буенча тәҗрибә уртаклаштылар.
Томск җитәкчеләре министрга татар телен һәм милли мәдәниятне саклау мәсьәләләрендә өлкә территориясендә яшәүче татар халкына теләктәшлек белдерү буенча эшне оештыру турында сөйләделәр. Инде берничә ел дәвамында Томскта ел саен үткәрелә торган татар халкының Сабантуй бәйрәменә аерым игътибар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International