Законнарга туры килмәгән муниципаль актлар чыгару фактлары буенча видео-конференция режимында республика киңәшмәсе

2007 елның 10 июле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика киңәшмәсе булды, анда җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарга каршы килгән муниципаль хокукый актлар кабул ителүнең типик хаталары һәм киң таралган фактлары белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Видео-конференция режимында үткән киңәшмәне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы оештырды.
Сүз кеше һәм гражданның хокукларына, ирегенә һәм бурычларына кагыла торган, оешманың хокукый статусын билгели торган яки ведомствоара характерга ия муниципаль хокукый актлар турында барды, аларны Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкына урнаштыру өчен ТР Юстиция министрлыгына җибәрәләр һәм министрлык белгечләре алар арасында гамәлдәге законнарга каршы килгән документлар барлыгын ачыкладылар.
Җирле үзидарә органнарыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2006 елда - 2000 якын акт, 2007 елның беренче яртысында 1400 артык акт кергән.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров киңәшмәдә катнашучыларга торак-коммуналь хуҗалык, инвалидларны эшкә урнаштыру өлкәсендә, урамнарга, мәйданнарга һәм торак пунктларның башка состав өлешләренә исемнәр бирү һәм исемнәрен алмаштыру мәсьәләсендә муниципаль хокукый актлар кабул иткәндә җирле үзидарә органнары җибәрә торган типик бозулар турында, шулай ук бу мәсьәләне хәл итүдә уңай үрнәкләр турында мәгълүмат бирде.
ТР Прокуратурасының законнарга күзәтчелек бүлеге прокуроры М.Х.Фатыйхов үз чыгышында бюджет, административ, җир, граждан законнары өлкәсендә ҖҮИ органнары тарафыннан бозулар турында беркадәр статистика китерде, шулай ук муниципаль хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрелмәвен билгеләде.
Киңәшмәне видео-конференция режимында үткәрү, шулай ук анда видеокүпернең икенче ягында торып, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының, шәһәр округларының җитәкчеләре урынбасарлары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, ТР шәһәрләре һәм районнары прокурорлары (аларның урынбасарлары), ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башкарма комитетларының вәкиллекле органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре катнашу җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча алар белән багланышларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.
Проекты РФ Дәүләт Думасына кертелгән “Муниципаль хокукый актлар регистрын булдыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында җирле үзидарә органнары алдында торган бурычларны нәтиҗәле үтәү юллары билгеләнде.
Бу проект нигезендә күрсәтелгән регистрны булдыру һәм алып бару буенча вәкаләтләрне Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына йөкләргә тәкъдим ителә.
Мәсьәлә турында фикер алышуда ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт хакимиятенең һәм җирле үзидарәнең башкарма органнары арасында багланышлар оештыру бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Юстиция министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International