Студентлар ТР Юстиция министрлыгының кадрлар бүлеге эше белән таныша

2007 елның 11 июле, чәршәмбе
Практикантлар Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан 2007 елга расланган Казан дәүләт университетының юридик факультеты  студентлары практикасын үткәрү графигы нигезендә бүген узган лекциядә ТР Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге җитәкчесе С.А.Яковлева белән очраштылар.
Светлана Алексеевна студентларга Юстиция министрлыгында “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” ТР Законы нигезләмәләренең гамәлгә ашырылуы турында, вакантлы вазыйфалар биләп торуга конкурсларның ничек үтүе турында, класслы чиннар бирелү турында, Министрлык белгечләренең Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре институтларында, аерым алганда РФ Президентының Россия дәүләт хезмәте академиясендә, РФ Хөкүмәтенең Законнар һәм чагыштырма хокук белеме институтында үз квалификацияләрен күтәрүләре турында, шулай ук РФ Хезмәт кодексы статьяларының практикада кулланылуы хакында сөйләде.
Студентлар инде җәмәгать судьялары эше белән таныштылар һәм иртәгә аларны документларны теркәүгә алуга кадәр әзерлек эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге эше белән бүлек белгечләренең эш урынына алып чыгып таныштырачаклар. Моның өчен студентлар бу бүлек эшли торган Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе бинасына барачаклар, ТР Юстиция министрлыгында студентларның практикасы бу атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International