Түбән Кама шәһәр чите мәсьәләсе буенча киңәшмә

2007 елның 12 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министры М.М.Корманов Түбән Кама шәһәр чите турында мәсьәлә тикшерелгән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә “Түбән Кама шәһәре” муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарының, ТР Министрлар Кабинетының, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының, Күчемсез мөлкәт объектлары кадастры федераль агентлыгының ТР буенча идарәсенең тулы вәкаләтле вәкилләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча “Түбән Кама шәһәре” муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары тарафыннан Түбән Кама шәһәр читен Күчемсез мөлкәт объектлары кадастры федераль агентлыгының ТР буенча идарәсендә ТР Министрлар Кабинетының элек кабул ителгән карарлары белән рәсмиләштерү буенча эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.
Күрсәтелгән эшне алып баруны контрольдә тотуны гамәлгә ашыру юстиция министры урынбасары - Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепковка йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International