Тапшыру (бүлү) актларын раслау турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә
2007 елның 13 июле, җомга
2007 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Республикасының яңа оешкан муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының һәм күрсәтелгән муниципаль берәмлекләр территориясендә 2006 елның 1 гыйнварына кадәр җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашырган органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын раслау турында Татарстан Республикасы законнары проектларын эшләү буенча киңәшмә булды.
Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетлары рәисләре И.М.Сафиуллин һәм М.Г.Галиев, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков, Татарстан Республикасы финанс министры урынбасары Р.Х.Сөләйманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Ш.Яһүдин һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкиле Л.М.Мәҗитова катнаштылар.
Киңәшмәдә фикер алышынган мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Ш.Яһүдин чыгыш ясадылар.
Фикер алышулар нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына күрсәтелгән Татарстан Республикасы законнары проектларын, республика Хөкүмәте тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелү өчен, аларга кушымта рәвешендә бирелгән тапшыру (бүлү) актлары белән әзерләүне дәвам итәргә тәкъдим ителде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова алып барды.