Ликвидацияләү комиссияләре утырышлары

2007 елның 13 июле, җомга
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары төзелешенә үзгәрешләр кертү турында” 2007 елның 10 июлендә кабул ителгән УП-347 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасының ике министрлыгы – Икътисад һәм сәнәгать министрлыгы һәм Сәүдә һәм тышкы икътисадый багланышлар министрлыгы бетерелде, Икътисад министрлыгы һәм Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештырылды.
2007 елның 12 июлендә Татарстан Республикасы Министрлыр Кабинетында бетерелгән министрлыкларны ликвидацияләү комиссияләре утырышлары булды, аларның эшендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты. Комиссияләр утырышларында оештыру чараларын үткәрү мәсьәләләре хәл ителде, югарыда телгә алынган Указны үтәү максатында башкарырга кирәкле, шул исәптән министрлыкларның азат ителә торган хезмәткәрләренә гарантияләр һәм компенсацияләр бирү буенча карарлар һәм гамәлләр билгеләнде.
Утырышларны комиссияләр рәисләре - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – башкарма хакимият органнары багланышларын координацияләү идарәсе җитәкчесе Р.Р.Вәлиуллова һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары Г.А.Шаһиев алып бардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International