Дәүләт Советы йомгак ясады

2007 елның 13 июле, җомга
12 июльдә республика парламентында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2007 елның беренче яртыеллыгында Татарстанның закон чыгару эшенә йомгак ясады. Очрашуда, журналистлардан тыш, ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре дә бар иде.
-Дәүләт Советы эшен нигездә пленар утырышлар буенча бәяләргә күнегелгән, ә бит аларга кадәр парламент комитетларында һәм комиссияләрендә закон чыгару буенча бик зур эш бара, - дип билгеләп узды парламент җитәкчесе. – Үткән ярты еллыкта Дәүләт Советы сессияләрендә 265 мәсьәлә карап тикшерелде, 29 закон һәм 298 карар кабул ителде. Закон чыгару инициативасы хокукын ТР Президенты, Хөкүмәт һәм депуталар үзләре актив кулландылар. Дәүләт Советы Рәисе парламентның РФ субъектларының һәм чит илләрнең закон чыгару органнары хезмәттәшлегенә, шулай ук Дәүләт Думасында Татарстаннан булган депутатлар белән багланышларга уңай бәя бирде. Шулай да дәүләт думасындагы безнекеләргә Казанга гына түгел, ә республика районнарына да ешрак кайтырга һәм авыл халкының ничек яшәве белән кызыксынырга комачауламас иде, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. Сүз уңаеннан, Дәүләт Советы депутатлары халык белән очрашуларны үзләренең эшендә бик актив кулланырга җыеналар.
Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан сәяси көрәш бик кискен булачак. Бик тиздән партияләр үзләренең эшелоннарын тезеп, сайлаучылар тавышлары артыннан сәфәргә кузгалачак. Бу чакта аларның кайберләре эш итәчәк алымнарның бик үк намуслы бумаулары да инкярь ителми. “Кызганыч, әмма бу – томыш, - диде парламент башлыгы. – Моңа әзер булырга кирәк”.
“РТ” корреспондентының, Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, җирле үзидарәнең иң үткен проблемалары турында соравына җавап катгый булды: элеккечә монда каршылыклар бәрелеше булып закон буенча хакимиятнең җирле органнарына бирелгән вәкаләтләрнең тиешенчә финансланмавы тора. Чыгу юлы бар – федераль законнарга тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. Хәзергә исә республикада җирле үзидарә төзелү этабын кичерә. Кешеләр үз территорияләрендәге проблемаларны иң элек алар үзләре хәл итәргә тиешлекне акрынлап аңлый башлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International