Дәүләт заказлары өлкәсендә эшне камилләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә

2007 елның 14 июле, шимбә
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы буенча Казначылык департаментында үткән “Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы” дәүләт унитар предприятиесе тарафыннан дәүләт заказчылары исеменнән дәгъва бирү эшчәнлеге гамәлгә ашырылу механизмын билгеләү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә дәүләт заказчыларының дәгъва бирү эше нәтиҗәлелеген күтәрү, шул исәптән әлеге эшне үзәкләштерү механизмын гамәлгә кертү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
С.Н.Столяров яңгыраган тәкъдимнәргә юридик бәя биреп, аларны Россия Федерациясе Арбитраж процессуаль кодексы нормалары белән яраклаштыру кирәклеген билгеләп үтте.
Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасының дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы генераль директоры Я.В.Геллер, Агентлыкның, Финанс министрлыгының һәм Татарстан Республикасы буенча Казначылык департаментының җаваплы хезмәткәрләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмәне финанс министрының беренче урынбасары - Казначылык департаменты директоры М.Д.Фәйзрахманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International