Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы

2007 елның 16 июле, дүшәмбе
2007 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы Президиумы утырышы булды. Президиум эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнашты.
Муниципаль берәмлекләр советы Президиумында 2008 елда республиканың бюжетара мөнәсәбәтләрне булдыру проблемалары һәм аларны камилләштерүнең төп юнәлешләре турында фикер алышынды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президентының республика Дәүләт Советына еллык юлламасында 2008 елдан башлап төбәк бюджеты составында социаль-икътисадый үсешне һәм муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый финанслары белән сыйфатлы идарә итүне стимуллаштыру фондын булдыру бурычы куелган иде. Фонд булдыруның максаты – аеруча алга киткән муниципаль берәмлекләргә финанс ярдәме күрсәтү, иҗтимагый финанслар белән идарә итүгә ярдәм итү һәм сыйфатын күтәрү.
Президиум әгъзаларына ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә төзелгән ТР Финанс министрлыгының даими эшче төркеме эше нәтиҗәләре тәкъдим ителде.
Әлеге кагыйдәләр нигезендә фонд чаралары күләме чираттагы финанс елына бюджет турында Татарстан Республикасы законы белән билгеләнәчәк. Чаралар муниципаль берәмлекләргә конкурс нигезендә - дотацияләр рәвешендә биреләчәк. Муниципаль берәмлекләрнең эшен бәяләү 23 индикатор буенча үткәреләчәк, алар арасында - өстәлгән хакның үсеш динамикасы (эре сәнәгать предприятиеләрен исәпкә алмыйча), реаль акча керемнәре динамикасы, муниципаль берәмлекләрнең дотацияләрен кыскарту, республика бюджетына чаралар күчерү динамикасы, вакыты чыккан бурыч йөкләмәләренең булмавы һ.б.
Фондның 70% ка кадәр чараларын халкы саны 50 меңнән дә ким булмаган иң яхшы күрсәткечләргә ия 7 муниципаль берәмлек (гамәлдәге 14 арасыннан) арасында, калганнарын халкы саны 50 меңнән кимрәк булган иң яхшы күрсәткечләргә ия 19 (гамәлдәге 31 арасыннан) арасында бүлү күздә тотыла.
Муниципаль берәмлекләрнең салым салу базасын ныгыту максатларыннан ТР финанс министры муниципаль берәмлекләргә гадиләштерелгән салым салу системасын куллану белән бәйле алына торган бердәм салымның 30% ын тапшыру рәвешендә өстәмә керем вәкаләтләре бирергә тәкъдим итте.
Президиум гомумән алганда бюджетара мөнәсәбәтләрне булдыру буенча тәкъдимнәр белән килеште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International