Бүген Татарстан Республикасы Прокуратурасының утырышлар залында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсен гамәлгә кую җыены булды.
Җыен эшендә Татарстан Республикасы Прокуратурасы вәкилләре, Татарстан Республикасының Югары, Арбитраж һәм Конституция судлары судьялары, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратларының хокук идарәләре, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль бүлекчәләре вәкилләре, Татарстан Республикасының Адвокат һәм Нотариаль палаталары вәкилләре, югары уку йортларының һәм вузларының юридик факультетлары җитәкчеләре, хокук белеме галимнәре, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Җыенга «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Идарәсе Рәисе урынбасары, Россия Федерациясе Җәмәгать Платасы әгъзасы, «Юрист» Нәшрият төркеме баш мөхәррире Владислав Валерьевич Гриб һәм «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы Аппараты җитәкчесе Александр Николаевич Алексеев чакырылган иде.
Утырышны Оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
Дүртенче мәсьәләне карап тикшерү барышында җыенга Татарстан төбәк бүлекчәсе Советы составына кандидатлар исемлеге тәкъдим ителде.
Фикер алышканнан соң, җыен бертавыштан тәкъдим ителгән кандидатураларны сайлады, кабул ителгән карар нәтиҗәсендә Совет составына түбәндәгеләр кертелде: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Вәгыйзов Рашит Гаяз улы, Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Васин Александр Львович, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Галимов Газинур Сабирҗан улы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Гафиятуллин Рашид Фәдретдин улы, Татарстан Республикасы Югары суды судьясы Гыйльманов Радик Равил улы, Россиянең Федераль җәзалар үтәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Дәүлиеев Рафаэль Гани улы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы президенты Дмитриевская Людмила Митрофановна, Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Җәләлиев Руслан Хәсән улы, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Татарстан Республикасы буенча Тулы вәкаләтле вәкиленең Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Идрисова Альбина Рәис кызы, Баш федераль инспекторның Татарстан Республикасы буенча ярдәмчесе Мәрдәнов Рушан Данил улы, Россия суд эшчәнлеге академиясенең Казан филиалы директоры Рахматуллина Рәисә Нурулла кызы, «ТИСБИ» Идарә академиясенең юридик факультеты деканы Сакаев Артур Искәндәр улы, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Сәфәров Әсгать Әхмәт улы, Казан шәһәре Яңа Савин районы суды рәисе вазыйфаларын башкаручы Сафин Ринат Нургали улы, Татарстан Республикасы Адвокат палатасы вице-президенты Сафронова Алевтина Юрьевна, Татарстан Республикасы Арбитраж суды Рәисе урынбасары Сахапов Йосыф Җәмил улы, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе җитәкчесе Сәхиева Рәисә Абдулла кызы, Казан дәүләт университетының юридик факультеты деканы Тарханов Илдар Абдулхәй улы, Татарстан Республикасы профсоюзлары федерациясенең хокук яклау бүлеге җитәкчесе Чижов Нина Степановна, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Чубаров Александр Анатольевич, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Шәрипов Хәмит Габделхак улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Яһүдин Шакир Шәяхмәт улы.
Бүлекчәнең ревизоры итеп Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының юридик бүлеге әйдәүче киңәшчесе Халитова Лилия Мансур кызы сайланды.
Шулай итеп, көн тәртибенә куелган мәсьәләләр барысы да каралды, Татарстан төбәк бүлекчәсенең рәисе һәркемгә дә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде һәм бүлекчә дәүләт теркәвенә алынганнан соң аның эшчәнлегендә актив катнашырга өндәде.