Юстиция министры урынбасары А.А.Ощепковның күчмә кабул итүе

2007 елның 18 июле, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков Татарстан Республикасының Саба ш.т.п.да гражданнарны күчмә кабул итте.
Кабул итүгә килгән районда яшәүчеләрне һәм җирле үзидарә органнары белгечләрен җирлекләрнең чикләрен үзгәртү тәртибе, гражданнарга салым салыну процедуралары, муниципаль хезмәт турында законнарның үтәлеше, муниципаль берәмлекләрнең уставларына үзгәрешләр кертү процедураларын гадиләштерү, файдаланылмый торган җирләрне тартып алу, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эшчәнлеге, шулай ук методика документларын эшләү белән бәйле сораулар кызыксындырды.
Юстиция министры урынбасары куелган сорауларга телдән аңлатма бирде. Аерым сораулар өстәмә өйрәнү өчен алынды һәм контрольгә куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International