Татарстан Республикасында предприятиеләрне финанс ягыннан тәртипкә кертү һәм банкротлык мәсьәләләре буенча киңәшмә

2007 елның 18 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасында предприятиеләрне финанс ягыннан тәртипкә кертү һәм банкротлык мәсьәләләре буенча киңәшмә булды, анда арбитраж идарәчеләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген күтәрү, банкротлык процедураларын гамәлгә ашырганда дәүләт мөлкәтен куллануны Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары ягыннан контрольдә тотуны тормышка ашыру проблемалары турында фикер алышынды.
Зарар китерә торган предприятиеләргә дәүләт ягыннан тәэсир итүнең һәм контрольдә тотуның оештыру-хокукый механизмнарын һәм системаларын төзү, республиканың икътисадый мәнфәгатьләрен яклау, шулай ук рәсми булмаган хезмәт базарын һәм керемнәрне бу өлкәдә эшне координацияләү өлешендә законлаштыру буенча республика ведомствоара комиссияләре вәкаләтләрен киңәйтү зарурлыгы билгеләнде.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, Арбитраж суды, Прокуратура, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары, республика министрлыклары һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International