Наркоманияне профилактикалау турында телевизион тапшыру

2007 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров «Хөррият» студиясе тарафыннан әзерләнә торган «Проекция» телевизион программасын яздыруда катнашты.
Программа балигъ булмаганнар арасында наркотикларга бәйле булуны профилактикалау, наркоманиягә каршы көрәш формалары һәм алымнары мәсьәләләренә багышланган булачак. Анда медицина һәм педагогия хезмәткәрләре, юристлар, тәртип саклау органнары хезмәткәрләре, дәүләт органнары вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә. Алар җәмгыятебез тормышындагы әлеге кискен проблема белән ничек көрәшергә кирәклек турында үзләренең фикерләрен белдерәчәк. С.Н.Столяров исә республиканың уку йортларында наркотик чараларын кулланучы затларны ачыклауга юнәлдерелгән профилактика тикшерүләрен үткәрүнең хокукый нигезләре мәсьәләләренә кагылып үтте.
Тапшыру «ТНВ» каналында 26 июльдә 23.30 сәгатьтә эфирга чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International