Муниципаль районнарда җирлекләрнең чикләрен тасвирлау буенча киңәшмә

2007 елның 20 июле, җомга
Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков бүген җирлекләрнең чикләрен тасвирлау белән бәйле мәсьәләләр буенча Алексеевск һәм Чирмешән муниципаль районнарында киңәшмә үткәрде.
Район башлыклары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, башкомитетлар аппаратлары бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән Татарстан Республикасының тиешле закон проектларын әзерләүне оештыру һәм хокукый аспектлары турында фикер алышынды, бу проектларны әзерләүдә җирле үзидарә органнары иң актив һәм турыдан-туры катнашырга тиеш. Әлеге мәсьәләләр буенча муниципаль районнарның һәм алар составына керүче авыл җирлекләренең вәкиллекле органнарының килештерелгән карарлары кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының көзге сессиясе каравына бу вакытка бөтен тиешле әзерлек эшләре үткәрелгән безнең республика муниципаль районнар җирлекләренең чикләре тасвирламасы буенча бер төркем закон проекты кертеләчәк дип уйланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International