Теркәүгә алуга кадәр әзерләү залында булу

2007 елның 21 июле, шимбә
Кичә безнең республикада Удмурт Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте Администрациясе җитәкчесе урынбасары – Дәүләт хезмәте һәм кадрлар эше идарәсе җитәкчесе А.Н.Скобкарёв эш сәфәре белән булып китте. Үз визиты барышында Александр Николаевич Татарстан Республикасы буенча Теркәүгә алу хезмәте идарәсенең документларны теркәүгә алуга әзерләү залында булды. Бу залның эшен тәэмин итү Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына йөкләнгән.
Күчемсез мөлкәткә хокукларны дәүләт теркәвенә алуга кадәр документларны дәүләт теркәвенә алуга кадәр әзерләүне гамәлгә ашыручы белгечләр эше белән Ижевсктан килгән югары кунакны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының документларны теркәүгә алуга кадәр әзерләү эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе А.Г.Вәлиев таныштырды.
А.Н.Скобкарёв гражданнарга күчемсез мөлкәт белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу өчен бирелә торган документларны тиз һәм дөрес рәсмиләштерүгә ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән эшнең әһәмиятен югары бәяләде. Ул шулай ук Татарстанның бу өлкәдәге тәҗрибәсенә Россия Федерациясенең башка субъектлары да кушылырга тиешлекне билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International