“Хокук һәм хәят” журналының яңа саны дөнья күрде

2007 елның 23 июле, дүшәмбе
“Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналының чираттагы 4/45 нче саны дөнья күрде. Әлеге санның йөзе – Татарстан Республикасының Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Сергеева. Ул максатка омтылучан һәм иҗади кеше, белеме буенча юрист. Бу аңа бизнеста гына түгел, ә иҗтимагый тормышта да уңышларга ирешергә ярдәм итте.
Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына берничә материал багышланган, шул исәптән ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышының күчмә утырышы турында репортаж.
Журнал хокук тәртибен саклау органнарының яңа җитәкчеләре белән таныштыруны дәвам итә. Бу юлы корреспондент Илдар Закиров сорауларына Казан шәһәренең яңа прокуроры, ТР атказанган юристы Илдус Сәет улы Нәфыйков җавап бирә, үз эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйли.
Казанда Россия Федерациясе субъектларының Конституция (устав) судлары рәисләренең Консультатив Советының зур утырышын үткәрү - әһәмиятле вакыйга. Ул РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин катнашында узды. Тулырак журналда укыгыз.
Бу санда сез шулай ук Юстиция министрлыгы,Татарстанның ҖБС, Суд приставлары идарәсе тормышы турында күп нәрсә белерсез. Гадәткә кергән “Дәүләт инспекциясе: ышаныч һәм иминлек” дигән материаллар җыентыгы шөбһәле статистикаларны һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар белән ЮХИДИ көрәшен җиткерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International