Җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә

2007 елның 23 июле, дүшәмбе
ТР Юстиция министрлыгының утырышлар залында җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге “Татарстан почтасы” ПЭИ ДУПнең Казан районара почтамты вәкилләре белән бергә семинар-киңәшмә үткәрде, анда Казан шәһәре җәмәгать судьялары суд участокларының канцелярия мөдирләре һәм администраторлары катнашында почта корреспонденциясе белән эшләү өлешендә җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе турында сөйләшенде.
Фикер алышулар почта элемтәсе хезмәтен күрсәтүләр кагыйдәләрен саклау һәм җәмәгать судьялары суд участоклары һәм почта элемтәсе оешмалары арасында багланышлар оештыру турында булды. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җәмәгать судьялары аппаратлары эшчәнлегенең тизлеген үстерергә, почта корреспонденциясе килү вакытын киметергә мөмкинлек бирәчәк бер төркем чара күзалланды.
Киңәшмәне министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Н.Н.Хисмәтуллин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International