Муниципаль финанслау һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча республика киңәшмәсе

2007 елның 25 июле, чәршәмбе
Кичә Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында муниципаль районнар һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашында республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсе булды, анда бюджетара мөнәсәбәтләрне камилләштерү, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керемнәре буенча планлаштырылган билгеләнешнең үтәлеше, республиканың муниципаль берәмлекләрендә салым салу базасын тулысынча формалаштыруны тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов куйган бурычларның гамәлгә ашырылуы барышы карап тикшерелде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы финанс министры Р.Р.Гайзатуллин алып барды.
Киңәшмә республиканың барлык районнарын да тоташтырган видеоконференция режимында үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар республиканың башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары тарафыннан кулланыла торган, түләүләрнең муниципаль берәмлекләр бюджетларына тулысынча килүен, социаль өлкә учреждениеләрен җан башына финанслау нормативларын эшләүне һ.б.ш. тәэмин итү өчен билгеләнгән беренче чираттагы чаралар турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә алдарак расланган чаралар графигы үтәлү мәсьәләсе карап тикшерелде, республика органнары һәм җирле үзидарә органнары үзләренә йөкләнгән бурычларны үтәү турында системалы рәвештә мәгълүмат биреп торырга тиешлекне раслаган карарлар кабул ителде.
Финанс министрлыгының юридик бүлеге җитәкчесе А.Л.Анфимова муниципаль автономияле учреждениеләр төзү өчен хокукый база булдыру үзенчәлекләре турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International