ДЭТК утырышы

2007 елның 25 июле, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ведомствоның дәүләт серен һәм яшерен характердагы белешмәләрне саклау буенча Даими эшләүче техник комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда элек Татарстан Республикасы Иминлек советының мәгълүмати куркынычсызлык буенча ведомствоара советы утырышында әйтелгән тәкъдимнәргә нигезләнгән министрлыкта мәгълүматны саклау буенча чараларны гамәлгә кую планы расланды.
Шулай ук утырыш барышында күз алдында тотылган чараларны гамәлгә кую өчен финанс чараларын бүлеп бирү мәсьәләсе дә карап тикшерелде.
Утырышны комиссия рәисе - Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International