Җәмәгать судьялары өчен бина

2007 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Әлмәттә эш сәфәрендә булып, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты.
Министр визитының төп максаты - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына шәһәр үзәгендәге Төзүчеләр урамында урнашкан ике катлы бинаны анда җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен тапшыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү.
Исегезгә төшерәбез, ТР Юстиция министрлыгы үз компетенцияләре нигезендә җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген оештыруны, шул исәптән матди-техник һәм финанс ягыннан тәэмин итүне гамәлгә ашыра. Аерым игътибар суд участокларын матди-техник җиһазлауга һәм аларның иминлеген тәэмин итүгә, шулай ук җәмәгать судьяларының һәм процесста катнашучыларның куркынычсызлыгына бирелә.
Җәмәгать судьяларын хезмәт урыннары белән тәэмин итү мәсьәләләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының күптән түгел генә булган утырышында карап тикшерелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча ТР Хөкүмәте хөкем үтәлгәндә республика гражданнарына тиешле шартлар тудыру чаралары комплексын гамәлгә ашыру турында карар кабул итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International