2007 елның 24-25 июлендә Бөгелмә шәһәрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре өчен семинар-укулар булды. Семинар-укулар эшенең беренче көнендә Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре башкарма комитетларының җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шуннан соң барлык катнашучылар да шәһәр объектлары белән таныштылар.
Семинар-укулар эшенең икенче көнен Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов ачты, аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов һәм Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре башлыгы Н.Г.Мәһдиев чыгыш ясады.
Семинар “түгәрәк өстәл” формасында дәвам итте, анда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм хәерчелекне киметү мәсьәләләре карап тикшерелде. Алар буенча Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры А.Н. Кудрявцева, Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры А.Р.Шәфигуллин, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Н.М.Валиев, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе М.З.Шакиров, Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты рәисе, Татарстанстат җитәкчесе В.П.Кандилов, Татарстан Республикасы граждан оборонасы эше һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Р.З.Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар үз чыгышларында республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү белән бәйле проблемаларга, муниципаль берәмлекләр тарафыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтелү һәм мәгариф өлкәсендә дәүләт вәкаләтләренең үтәлүе, бу өлкәдә автономияле учреждениеләр төзү мәсьәләләренә, муниципаль районнар, шәһәр округлары башкарма комитетларының республика халкының иминлеген тәэмин итү бурычларына тукталдылар.
Семинар-укуларда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Н.Н.Хисмәтуллин катнашты.