2007 елның 26 июлендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе бинасында 2007 елның беренче яртысына гомуми юрисдикциядәге судлар эшчәнлеге йомгаклары буенча массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән матбугат очрашуы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Судьялары советы рәисе И.И.Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Югары суды рәисенең җинаять эшләре буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Л.В. Романов, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Д.Җ.Сәлахов катнаштылар.
Татарстан Республикасы Югары суды вәкилләре журналистларга район судларының, җәмәгать судьяларының һәм Татарстан Республикасы Югары судының җинаять һәм граждан эшләрен карап тикшерү эше турында сөйләделәр, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Д.Җ.Сәлахов федераль судлар эшчәнлеген тәэмин итү буенча башкарыла торган эш турында сөйләде, Татарстан Республикасы юстиция министры Министрлыкның җәмәгать судьяларын матди-техник тәэмин итү, җәмәгать судьялары аппараты эшчәнлеген камилләштерү, республикада җәмәгать судьяларының гомуми санын арттыру белән бәйле эшенә тукталды.
Матбугат очрашуында катнашучылар корреспондентларның Татарстан Республикасында судлар эшчәнлегенә кагылышлы сорауларына җавап бирделәр.