Коррупциягә каршы көрәшнең яңа чараларын эшләү

2007 елның 30 июле, дүшәмбе
Безнең республикада үткәрелә торган коррупциягә каршы көрәш, аның иң актив оештыручыларыннан һәм катнашучыларыннан берсе - ТР Юстиция министрлыгы, законнар белән җитди тәэмин итүне таләп итә. Бүгенге көндә башкарма хакимият органнарына керүче норматив хокукый актларга Министрлык тарафыннан коррупциягә каршы экспертиза үткәрелә. Чиратта –җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актлары проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү тәртибен эшләү һәм раслау, дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупциягә каршы эшне үтәү өчен җаваплы вазыйфаи затларны укытуны оештыру.
Бу бурычларны Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Аппараты составында гамәлдә булган Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге белән тыгыз элемтәдә башкарачак.
30 июльдә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановта узган киңәшмә барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарында коррупциягә каршы экспертизаны оештыру буенча беренче чираттагы чараларны эшләүгә багышланган иде. Анда министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров, Министрлыкның эшләр идарәчесе С.А.Брусов, Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар департаменты җитәкчесе урынбасары И.Х.Миңнегулов, ТР Юстиция министрлыгы бүлекләре җитәкчеләре урынбасарлары Л.И Ибраһимова һәм Э.И.Слепнёва катнаштылар. Киңәшмәдә коррупциягә каршы экспертиза үткәреләчәк документлар проектларын эшләү турында һәм бу мәсьәлә буенча укулар оештыру турында карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International