Автономияле учреждениеләр – яңа перспективалар

2007 елның 31 июле, сишәмбе
Яңа уку елына бер төркем урта һөнәри белем бирү учреждениеләре – ПТУ, колледжлар һәм лицейлар - автономияле учреждениеләргә үзгәртеп төзелергә тиеш. Безнең республика хөкүмәте алдына шундый бурыч куелган. Элеккеге бюджет учреждениеләренең формасын үзгәртү аларга үсешләре өчен өстәмә финанс чаралары җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, хуҗалык итүнең яңа шартлары уку йортларының үз хезмәткәрләренең хезмәт хакын сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирә, әлбәттә, аларның хезмәтләренә халык арасында сорау булса.
Колледжлар һәм лицейлар өстәмә белем бирү хезмәтләрен күрсәтү юлы белән һәр укучы өчен көрәшәчәкләр, мондый конкурентлы даирә тудыру белем бирүнең сыйфатына да уңай йогынты ясарга тиеш, ә иң кирәкле белгечләргә максатчан җыю киләчәктә чыгарылыш сыйныф укучылары эшсезләр рәтен арттырмыйча, аларны укырга җибәргән предприятиеләрдә эшләячәгенә гарантия булып тора.
Бу мәсьәләләр кичә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов үткәргән киңәшмәдә яңгырады. Анда юстиция министры М.М.Корманов, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Министрлар Кабинеты Аппаратының бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Гамәлгә куючылары булып Мәгариф һәм фән министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы торачак автономияле белем бирү учреждениеләре төзү турында карарлар проектлары карап тикшерелде. Якын арада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарлары басылып чыгачак. Юстиция министрлыгы әлеге карарлар проектларына хокукый экспертиза үткәрә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International