Күчемсез мөлкәткә хокукларны теркәүгә - “яшел ут”!

2007 елның 31 июле, сишәмбе
2006 елның сентябреннән, ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан Күчемсез мөлкәт белән килешүләрне дәүләт теркәвенә алу өчен документларны рәсмиләштерүнең универсаль регламентлары расланганнан соң, ТР Юстиция министрлыгы мондый документларны теркәүгә алуга әзерләүне оештыруны һәм контрольдә тотуны гамәлгә ашыра. Бу максатларда Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча идарәсендә теркәүгә алуга кадәр әзерлек залы эшли, анда тәҗрибәле белгечләр гражданнарга аларның торакка, җир кишәрлекләренә һәм күчемсез мөлкәтнең башка объектларына хокукларын теркәүгә алу өчен зарур булган барлык кирәкле документларны тиз һәм хатасыз рәсмиләштерергә ярдәм итәләр.
Әмма соңгы вакытка кадәр теркәүгә алуга кадәр әзерлек залы биләп торган бинага Юстиция министрлыгының хокуклары мәсьәләсе ачык кала бирде, шуңа күрә мөрәҗәгать иткән гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тулысынча файдаланылмады.
Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Авангард ур., 74 й. адресы буенча урнашкан бинаны документларны теркәүгә алуга кадәр әзерлек залы эшен оештыру өчен ТР Юстиция министрлыгының оператив идарәсенә тапшыруны рәсмиләштерүгә багышланган киңәшмә булды.
Бүгенге көндә әлеге бинаны алу-тапшыру актлары рәсмиләштерелә. Киңәшмәдә шулай ук компьютер техникасын, җиһазларны һәм башка җайланмаларны тапшыру тәртибе билгеләнде.
Киңәшмәдә юстиция министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Н.Н.Хисмәтуллин, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы бүлекләре җитәкчеләре Н.Г.Зерцалова, Ф.Р. Сафина катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International