“Кече һәм урта бизнесны үстерү турында” Федераль закон хакында

2007 елның 1 августы, чәршәмбе
2007 елның 24 июлендә “Кече һәм урта бизнесны үстерү турында” 209 номерлы Федераль закон кабул ителде, ул, аерым нигезләмәләрне санамаганда, 2008 елның 1 гыйнварыннан көченә керә. Закон кече һәм урта эшкуарлык субъектларын хезмәткәрләре саныннан (микропредприятие – 15 кешегә кадәр; кече предприятие – 100 кешегә кадәр; урта предприятие – 100 кешедән 250 кешегә кадәр), шулай ук хисап чорында товарларны (эшләрне, хезмәт күрсәтүләрне) гамәлгә куюдан кергән керем күләменнән һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә торган чик зурлыкларны артып китәргә тиеш булмаган активларның баланс хакыннан чыгып категорияләргә кертүнең төп критерийларын билгели.
Кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп максатлары һәм принциплары, әлеге өлкәдә хокукый җайга салу үзенчәлекләре билгеләнә.
Законда кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итүнең төрләре билгеләнгән: финанс, мөлкәти, мәгълүмати, консультация ярдәме, тышкы иктисадый эшчәнлеккә ярдәм итү, кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүдә ярдәм, инновацияләр һәм сәнәгать җитештерүе өлкәсендә ярдәм һәм дәүләт ярдәменең башка төрләре.
Законда билгеләнгән кече һәм урта эшкуарлык субъектларын үстерү буенча төп максатлар һәм принциплар арасында махсус салым режимнары кертүне, салым, бухгалтер исәбе һәм статистик хисапны алып бару кагыйдәләрен, аерым салымнар һәм җыемнар буенча салым декларацияләре формаларын гадиләштерүне, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне хосусыйлаштыруның ташламалы тәртибен, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерүгә һәм хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыру процедураларында катнашуның махсус формаларын билгеләүне ассызыкларга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International