Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын урнаштыру турында

2007 елның 1 августы, чәршәмбе
2007 елның беренче ярты еллыгында комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген җайга салу турында законнарда булган үзгәрешләр (“Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген дәүләти җайга салу һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге 244-ФЗ номерлы Федераль законның көченә керүе, “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан уен йортлары эшчәнлеген җайга салу турында” 2005 елның 14 октябрендәге 102-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының көчен югалтуы) Татарстан Республикасында уен йортларын урнаштыру мәсьәләсен җайга салучы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты актларын актуаль халәткә китерү зарурлыгын барлыкка китерде.
Моның белән бәйле 2007 елның маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан “Татарстан Республикасы территориясендә уен йортларын ачуга рөхсәтләр бирү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты эшләнде, аның буенча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Икътисад һәм сәнәгать министрлыгыннан, шулай ук Түбән Кама муниципаль районының “Кама Аланы” шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә советыннан килештерү алынды. Ләкин хәзергә кадәр Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты белән килешүгә ирешеп булмый.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2007 елның 1 августында узган килештерү киңәшмәсе барышында карар проекты буенча булган барлык каршылыклар да җайга салынды. Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты ягыннан киңәшмәдә кулланучылар базары һәм хезмәт күрсәтүләр комитеты рәисе Д.Ш. Сөләйманов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ягыннан – министр М.М.Корманов, министрның беренче урынбасары С.Н.Столяров, закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ә.Р.Кәримова, әйдәүче киңәшче Е.В.Лопатина катнашты. Карар проекты Регламент таләпләре нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International