Федераль закон турында

2007 елның 2 августы, пәнҗешәмбе
2007 елның 24 июлендә “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар китерү, эш башкару, хезмәт күрсәтүләргә заказлар урнаштыру турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” 218-ФЗ номерлы Федераль закон һәм, аерым нигезләмәләрдән гайре, 2007 елның 1 октябреннән көченә керәчәк Россия Федерациясенең аерым закон актлары кабул ителде. Законда төбәк һәм җирле Интернет–сайтларны эзлекле бетерү һәм дәүләт (муниципаль) заказларны урнаштыру турында бөтен мәгълүматны бастыруны күз алдында тоткан бөтенроссия Интернет–порталын төзү каралган.
Килешүнең башлангыч бәясе илле миллион сум һәм аннан да күбрәк булган аукцион үткәрү юлы белән капиталь төзелеш объектларын төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау эшләрен башкаруга заказ урнаштыру очрагында заказ бирүче заказ урнаштыруда катнашучыларга узган чорда мондый эш төрләрен башкарулары турында таләпләр куярга хокуклы булуны билгеләгән норма кертелгән.
Законда аукционнарны үткәрү тәртибен җайга салган нигезләмәләр тәгаенлана һәм әдәби яки сәнгать әсәрләрен язуга дәүләт яки муниципаль килешү төзүгә хокукка ачык конкурс үткәрүнең аерым тәртибе карала.
Законда дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыруны тәэмин итү буенча мәгълүмат бирү тәртибен билгеләгән нормалар, бәя куюга заявканың эчтәлегенә карата таләпләр, заказларны урнаштыру өлкәсендә контрольне гамәлгә ашыруга вәкаләтле органнарның дәүләт, коммерцияле, хезмәт, закон белән саклана торган бүтән серне үтәү бурычларын билгеләгән нормалар, дәүләт һәм муниципаль заказны урнаштыру турында законнардагы таләпләрне бозган өчен җаваплылык нигезләре төгәлләштерелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International