Инфокоммуникация секторын үстерү – заман таләбе

2007 елның 3 августы, җомга
2007 елның 2 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының “2007 елның беренче ярты еллыгында эш нәтиҗәләре һәи икенче ярты еллыгына бурычлар турында” коллегия утырышында катнашты.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Ф.М.Фазылҗанов Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең мәгълүматлаштыру өлкәсендәге законнарында булган үзгәрешләрне билгеләп үтте, 2007 елга икътисадның инфокоммуникация секторын киләчәктә үстерүгә төп бурычлар куйды: “Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” проектын республика һәм муниципаль дәрәҗәдә тулы куәтенә гамәлгә кертү, югары технологияләр өлкәсендә ИТ-технопаркын төзү, телекоммуникация инфраструктурасын инновацион үстерү, күрсәтелә торган инфокоммуникация хезмәтләренең күләмен арттыру, спектрын киңәйтү һәм сыйфатын күтәрү һәм аларны һәркем файдалана алырлык итү. Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Рәисе М.Г.Галиев, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе предприятиеләре оешмалары, аларның филиаллары һәм район структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International