Мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча системаларны һәм чараларны эшләү

2007 елның 3 августы, җомга
Татарстан Республикасының тормышчан җитди мәнфәгатьләрен тәэмин итүдә мәгълүмати куркынычсызлык мөһим роль уйный. Бу беренче чиратта җәмгыятьнең үсешкә ирешкән һәм якланган мәгълүмати мохитын булдыру ихтыяҗы белән нигезләнгән. Бүген Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында мәгълүмати куркынычсызлык чараларын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмә булды, анда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютерлар системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.
Киңәшмәдә министрлыкларда мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү стратегиясен эшләү мәсьәләсе күтәрелде. Ул гамәлдә тормышка ашыруның максатларын, бурычларын һәм төп чаралар комплексын үз эченә алырга тиеш.
Шулай ук Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарын мәгълүматны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыру предметына Техник һәм экспорт контроле Федераль хезмәте тарафыннан үткәреләчәк алда торган тикшерүгә әзерлек буенча чаралар планы турында фикер алышында.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының телекоммуникацияләр буенча урынбасары О.Г.Разуткин алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International