Юл хәрәкәтен бозган өчен җаваплылык катгыйланды

2007 елның 4 августы, шимбә
КоАПның аерым нигезләмәләрен Россия Федерациясенең халыкара шартнамәләренә туры китерү, шулай ук юл хәрәкәте өлкәсендә хокук бозулар өчен административ җаваплылыкны көчәйтү максатларыннан, “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон белән Кодексның 4, 11, 12, 15, 23–27, 28 һәм 32 бүлекләренә үзгәрешләр кертелде.
Шулай законда хокук бозуларның барлык составлары буенча штраф санкцияләренең зурлыгы шактый арткан (кайбер статьялар буенча 5 меңгә кадәр), махсус хокуклардан, шул исәптән транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан азат итүнең максималь вакыты 2 елдан 3 елга җиткерелгән. Хокук бозуларны автомат режимында эшләүче видеоязма, фото- һәм кинотөшерү функцияле махсус техник чаралар белән язып барган очракта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны административ җаваплылыкка гадиләштерелгән процедура буенча җәлеп итү мөмкинлеге булдырылган.
Җәзаланудан котылып булмау принцибын тәэмин итү максатыннан юл-транспорт һәлакәтендә сәламәтлегенә җиңелчә яки урта авырлыктагы зыян салуны китереп чыгарган административ хокук бозулар турында эшләрнең вакыты 2 айдан 1 елга кадәр озайтылган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен системалы бозган өчен дә җаваплылык каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International