Атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәт бирү мәсьәләсе карап тикшерелде

2007 елның 6 августы, дүшәмбе
“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Атмосфера һавасын саклау турында” Федераль законнар, “Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау турында”, “Атмосфера һавасын саклау һәм аннан рациональ файдалану турында” Татарстан Республикасы законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнары әйләнә-тирә мохит торышын контрольдә тоту, табигать ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү буенча вәкаләтләрнең киң даирәсен гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан стационар чыганакларга атмосфера һавасына зарарлы (пычрата торган) матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирүне оештыру турында вакытлыча нигезләмә проекты эшләнде. Ул Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына дәүләт теркәвенә алу өчен бирелде.
Әлеге нигезләмә проектын бүген Юстиция министрлыгында узган киңәшмәдә карап тикшерделәр. Нигезләмәгә юридик анализ үткәргән министрлык белгечләре анда федераль законнарга каршы килә торган нормалар тапты. Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре белән бергә юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров һәм норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге җитәкчесе урынбасары Э.И.Слепнёва пычратучы матдәләрне чыгаруга рөхсәтләр бирү буенча гамәлләрнең әлеге мәсьәләнең федераль дәрәҗәдә җитәрлек җайга салынмавы шартларында  легитимлыгы турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча карар кабул итү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тиешле карары басылып чыкканнан соң гына мөмкин булачак, димәк әлеге проблемага әле әйләнеп кайтасы булыр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International