РФ Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелде

2007 елның 6 августы, дүшәмбе
“Россия Федерациясе Җинаять кодексының 145.1 статьясына үзгәреш кертү турында” 2007 елның 24 июлендәге 203-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр һәм законда билгеләнгән бүтән түләүләрне түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин затлар даирәсе киңәйде.
Мондыйларга оешмалар җитәкчеләре һәм эш бирүчеләр – физик затлар кертелгән. Моннан тыш РФ ҖКның 145.1 ст.да каралган җинаятьләрне кылган өчен санкцияләр үзгәргән. Аерым алганда, ике айдан артык хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, пособиеләр һәм законда каралган бүтән түләүләрне түләмәгән өчен оешма җитәкчесенә, эш бирүчегә - физик затка 120 мең сумга кадәр яки гаепләнүченең бер елга кадәр хезмәт хакы яки бүтән кереме зурлыгында штраф, я биш елга кадәр билгеле бер вазыйфалар биләп тору яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү яисә ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы билгеләнгән.
РФ ҖКның әлеге статьяның икенче өлеше буенча (авыр нәтиҗәләргә китергән шул ук эш-гамәл) 100 меңнән 500 мең сумга кадәр яки гаепләнүченең бер елдан өч елга кадәр хезмәт хакы яки бүтән кереме зурлыгында штраф яисә өч елга кадәр билгеле бер вазыйфа биләп тору яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итү белән яки ансыз гына өч елдан җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International