2007 еның 2 августында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында” 2004 елның 27 декабрендәге 69-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча алга таба чаралар һәм республика дәүләт ярдәме кысаларында торак бирү тәртибен камилләштерү турында” 336 номерлы карар кабул итте.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифинг әлеге карарның төп нигезләмәләрен аңлатуга багышланган иде. Анда Татарстан Республикасы Президенты каршында Дәүләт торак фондының башкарма директоры Т.М.Абдуллин һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Брифинг видеоконференция режимында үткәрелде, ул республиканың барлык муниципаль районнарын да колачлады. Анда шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары да чакырылган иде.