Фемида һәм бизнес хезмәттәшлеге дәвам итә

2007 елның 7 августы, сишәмбе
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү агентлыгының максатчан һәм нәтиҗәле эшчәнлеге турында бездә генә сөйләп һәм язып калмыйлар, ә аның турында бөтен Россиядә беләләр. Районнарда һәм шәһәрләрдә - форумнар, ә аннары Президент һәм республиканың башка җитәкчеләре катнашында республика съездын үткәрү, урта һәм кече бизнес вәкилләренә матди һәм юридик ярдәм күрсәтү – моңа ачык дәлил.
Гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен яклау мәсьәләләре турында фикер алышу, эшкуарларның законлы мәнфәгатьләрен хокукый яклау ТР Юстиция министрлыгы, ТР Прокуратурасы, Арбитраж суд һәм суд эшчәнлегенең башка институтлары белән бергә алып барыла. Бу турыда кичә узган очрашуда да сүз барды. Анда ТР юстиция министры Мидхәт Корманов, ТР Югары Суды рәисе урынбасары Илгиз Гыйләҗев, ТР Эшкуарлыкны үстерү агентлыгы ген. директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Сергеева, Казан шәһәре Думасы депутаты, «Булгар-Синтез» ҖЧҖ ген. директоры Фәрид Мифтахов һәм “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналының баш мөхәррире Хәлим Гайнуллин катнашты. Алар шәхси эшкуар, Татарстан атказанган сәүдә хезмәткәре, Россия оста-пешекчесе Равилә Шайдуллинаның җәмәгатьчелек туклану предприятиеләре эшчәнлеге белән таныштылар. Аларның сүзләренә караганда, бер предприятие мисалында урта һәм кече бизнесның күп кенә проблемалары көзгедә чагылган кебек чагыла. Конструктив сөйләшү вакытында Казанда кунакханә хуҗалыгын үстерү һәм кайбер кызыклы проектларны ташламалы кредитлау мәсьәләләре темасы да онытылмады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International