Мөслимгә эш сәфәре

2007 елның 8 августы, чәршәмбе
Кичә Мөслимдә эш сәфәрендә булып, юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов җәмәгать судьялары һәм аларның аппарты хезмәткәрләренең эш шартлары белән танышты. Сәфәрнең төп максаты җәмәгать судьялары участогын урнаштыру өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Банк ур., 61 й. адресы буенча урнашкан ике катлы бинаны тапшыру мәсьәләсе буенча Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Р.Хәбипов белән очрашу иде.
Очрашу барышында Ә.Б.Сираҗетдинов һәм Р.Р.Хәбипов килеп туган хәл турында фикер алыштылар һәм икеяклы килешүгә ирештеләр.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать судьяларын хезмәт урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсе күптән түгел генә узган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышында күтәрелгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International