Гражданнар мөрәҗәгатьләрен урыннарга чыгып тикшерү
2007 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
“Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Федераль законның 9 статьясы нигезендә дәүләт органы кирәк булган очракта мөрәҗәгатьне урынга чыгып тикшерүне тәэмин итә ала.
Граждан Сибгатуллина Дания Шәйдул кызы Татарстан Республикасы Юстиция мнистрлыгына үз гаризасы карап тикшерелү вакытының Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлеге Башлыгы тарафыннан бозылуы хакында шикаять белән мөрәҗәгать итте.
Әлеге мөрәҗәгатьне объектив һәм төрле яктан тикшерү максатларыннан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе урынбасары И.Х.Миңнегулов һәм Татарстан Республикасы юстиция мнистры ярдәмчесе М.Х.Хасанов 2007 елның 8 августында Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Иске Шигали авылына барып кайттылар.
Шигали авыл җирлегенең вазыйфаи затларына “Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Федераль закон, “Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Уставы, Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Шигали авыл җирлеге Уставы