Бүләкләр үз хуҗаларын табарлар

2007 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
2007 елның 8 августында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт бүләкләре буенча комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Анда Комиссиянең әгъзасы – Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты.
Дәүләт бүләкләре буенча комиссиясе Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан расланган Нигезләмә нигезендә дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында материалларга җәмәгатьчелек бәясен бирүне үткәрүгә, казанышларны дәүләти һәм иҗтимагый тануга карата объектив якын килүне тәэмин итүгә, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләү турында күрсәтмәләрне һәм юлламаларны карап тикшерүгә вәкаләтле.
Комиссия әгъзалары Татарстан Республикасының мактаулы исемнәрен бирү турында, “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләү турында дәүләт органнарының, иҗтимагый оешмаларның, хуҗалык итүче субъектларының юлламаларын карап тикшерделәр. Шулай ук республикадә яшәүче гражданнарны Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итү турында материалларга да урын бирелде.
Утырышны Комиссиянең рәисе - Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе – Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Б.Х.Зиннуров алып барды.
Комиссия тарафыннан хупланган бүләкләү турында тәкъдимнәрне үз эченә алган материаллар Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев каравына тәкъдим ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International