Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2007 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
2007 елның 9 августында ТР Юстиция министрлыгында "2006 елда һәм 2007 елның беренче яртысында Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру Программасының үтәлеше буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турында” министрлыкның коллегия утырышына әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә Министрлык бүлекләре җитәкчеләре һәм коррупциячел хокук бозуларны кисәтү буенча вазыйфалар бирелгән җаваплы затлары катнашты. Анда сүз Юстиция министрлыгының Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру программасының үтәлеше буенча мәгълүмат әзерләү, министрлык, җәмәгать судьялары аппараты, дәүләт нотариуслары хезмәткәрләре арасында коррупция тууга китергән сәбәпләрне һәм шартларны табып алу һәм бетерү мәсьәләләре турында барды.
Тиешле мәгълүмат әзерләргә һәм аны, гомумиләштерү өчен, эшләр идарәчесе С.А. Брусовка тапшырырга дигән тәкъдим ясалды. Коллегия утырышын 29 августа сәгать 10 да  Юстиция министрлыгының конференц-залында үткәрү планлаштырыла. Анда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге вәкилләре чакырылачак.
Киңәшмәне юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International