Татарстан Россиядә торакны гамәлгә кертү буенча әйдәүче урыннарның берсен алып тора

2007 елның 10 августы, җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2007 елның беренче яртысындагы эш йомгакларына һәм Татарстан Республикасында “Россия гражданнарына һәркем алырлык һәм уңайлыклы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган коллегия утырышында катнашты, ул “Казан” ММҮдә узды.
Төп доклад белән ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры М.Ш.Хөснуллин чыгыш ясады. Министр сүзләренә караганда, 2007 елның беренче яртысында узган елның шул вакыты белән чагыштырганда торакны гамәлгә кертү күләме ике тапкыр арткан. Бу күрсәткеч буенча Татарстан инде икенче дистә ел Россиядә әйдәүче урынны алып тора.
2007 елның 1 августы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 1,073 млн. кв.м. торак кулланылышка тапшырылган. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 2007 елда планлаштырылган 2 млн 30 мең  кв.м. торакның 611 меңе (30 проценты) республиканың социаль ипотека программасы кысаларында төзеләчәк.
Коллегия эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International