Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә киңәшмә
2007 елның 10 августы, җомга
Бүген закон проектлары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.А.Гомзик Татарстан Республикасы министрлыклары тарафыннан үз ведомстволарындагы банкротлык алдында торган предприятиеләргә маниторинг үткәрү һәм үз ведомстволарындагы финанс хәлләре тотрыксыз булган предприятиеләрнең финанс хәлләренә анализ ясау мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә катнашты, ул Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә үтте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ведомстволарына караган аерым бер предприятиеләрнең финанс хәле турында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының министрлыклар һәм ведомстволар Федераль территориаль органнар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.