“Көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыруда хакимият, бизнес һәм мәгариф бердәмлеге”

2007 елның 11 августы, шимбә
2007 елның 10 августында Мәгариф хезмәткәрләренең республика күләмендәге август конференциясе узды. Зәй шәһәрендә узган әлеге чара “Көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыруда хакимият, бизнес һәм мәгариф бердәмлеге”нә багышланган иде, һәм анда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, хакимият органнары вәкилләре, мәгариф хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров катнашты.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов ачты. Үз чыгышында ул республикада мәгарифнең торышын һәм үсешен яктыртты, секция утырышлары барышында конференция эшендә фикер алышынган төп мәсьәләләрне ассызыклап үтте.
Доклад белән Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Наил Мансур улы Вәлиев чыгыш ясады. Ул көндәшлеккә сәләтле шәхес формалаштыруда муниципаль органнарның, бизнесның һәм мәгариф учреждениеләренең багланышларын ныгыту зарурлыгына басым ясады.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән системасындагы үзгәрешләргә бәя биреп, конференция эшенә йомгак ясады. Минтимер Шәрип улы башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендәге структур үзгәртеп корулар, мәҗбүри урта (тулы) гомуми белем бирүне гамәлгә кертү, белем бирү процессына яңа нәтиҗәле технологияләр кертү зарурлыгын һәм көн кадагындагы башка күп кенә мәсьәләләргә тукталып узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International