ЮХК бозган өчен 11 августан штраф кына түгел, ә кулга алу да яный

2007 елның 11 августы, шимбә
11 август Россия юллары буйлап куып йөрергә яратучылар өчен борылыш көне булыр мөгаен. Бу көнне Административ Хокук бозулар кодексының “автомобиль бүлеге”нә төзәтмәләр көченә керә. Яңалыклар элек бозу булып саналмаганнар өчен җәза билгели, шулай ук элек гамәлдә булган штрафларны арттыра.
Шулай итеп, нинди үзгәрешләр көченә керә соң?
Иң беренче чиратта, кәрәзле телефоннан hands free системасыннан башка сөйләшүче йөртүчене ДАИ хезмәткәре туктатып, 300 сум штраф сала ала. Шулай ук йөртүчегә хәзер, әгәр дә ул борылыш алдыннан яки кирегә борылу алдыннан кырый рәтне алмаса, 100 сум штраф салына ала.
Әгәр йөртүче машинасында дәүләт номерыннан башка юлга чыкса, ул элек билгеләнгән 2500 сум урынына 5000 сум зурлыгында штраф түләргә җәлеп ителергә мөмкин. Моннан тыш, 5 мең сум штрафтан кала, йөртүчене әле 1-3 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Икенче яктан, кагыйдәләрнең бу пунктында кайбер йомшартылган шартлар да бар: хәзер дәүләт номерыннан башка йөрү дип номер язылган тактаның берсе генә түгел, икесе дә булмавы санала. Номер язылган тактаның берсе генә булмау өчен бик үк катгый җәзаламаячаклар.
Сулга таба борылганда, кирегә борылганда һәм каршылыкны әйләнеп узганда каршы юлга чыккан өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү җәзасы бетерелгән. Моның өчен 1000-1500 сум зурлыгында штраф билгеләнгән. Ләкин, “каршыга хәрәкәт итүче транспорт агымы белән кушылган” каршы юлга чыкканда штраф белән генә котылып булмый – бу бозу өчен, киресенчә, 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендәге җәза гына каралган.
Бөкеләр вакытында тротуардан барган өчен йөртүчегә шулай ук хәзер элеккеге 100 сум урынына 2000 сум түләргә туры киләчәк. Техник тикшерү узмаган автомобиль руле артына утырган йөртүче 200 сум штраф түләячәк. АГИМИ (ОСАГО) полисыннан башка йөргән өчен 100 сум түләргә туры киләчәк.
Шулай ук 11 августан “юл хәрәкәтендә тоткарлык тудырган” ЮХК бозган җәяүле элеккеге 100 сум урынына 300 сум штрафка тартылачак, ә зыян күрүченең сәламәтлегенә җиңел һәм урта авырлыктагы зыян китергән ЮТҺ китереп чыгарган ЮХК бозган җәяүлегә штраф 100-300 сумнан 1000-1500 сумга кадәр үсәчәк.
КоАПның “автомобиль” бүлегенең яңа редакциясен эшләгәндә закон чыгаручылар аның көченә керүенең өч этабын билгеләгәннәр. 11 августан бары тик бик үк әһәмиятле булмаган бозулар өчен тарифлар гына күтәрелә. Россия ДАИның Хокукый җайга салу идарәсе җитәкчесе Владимир Кузин сөйләвенчә, икенче һәм өченче чиратта ДАИдан кайбер техник әзерлекләр сораган статьялар гамәлгә керәчәк. Мәсәлән, автомат режимындагы камераларда теркәлгән бозулар өчен бары тик 2008 елның 1 июленнән генә штраф сала башлыйлар, бу вакытка техника планлаштырылган урыннарга урнаштырылачак.
Ә 2008 елның 1 гыйнварыннан исә машина йөртү таныклыгыннан башка йөргән өчен, исрек хәлдә машина белән идарә иткән өчен йөртүчегә 15 тәүлеккә кулга алыну куркынычы яный. Шундый ук җәза йөртү таныклыгы булмаган затларга һәм алкогольле исерү хәлен таныклауны үтүдән баш тартучыларга яный.
 
Материал ачык чыганаклар мәгълүматы нигезендә www.rian. интернет-редакциясе тарафыннан әзерләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International