Район (шәһәр) судлары рәисләренең һәм рәисләре урынбасарларының һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вәкилләренең киңәшмәсе

2007 елның 13 августы, дүшәмбе
10 августта Апас авылының район мәдәният йортында узган район (шәһәр) судлары рәисләренең һәм рәисләре урынбасарларының һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары вәкилләренең киңәшмәсендә республика судьялары 2007 елның беренче ярты еллыгындагы эшләренә йомгак ясадылар. ТР Юстиция министрлыгы исеменнән министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов катнашты.
Кереш сүз белән ТР Югары Суды Рәисе Г.М.Баранов чыгыш ясады. Җыелганнарны Апас муниципаль районы башкарма комитеты рәисе В.Ф.Хәфизов сәламләде һәм Апас район судының яңа бинасы ачылу уңаеннан хезмәткәрләрен котлады.
Гомуми юрисдикциядәге судларның эше турында ТРда Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Д.З.Сәлахов җиткерде.
Беренче ярты еллыкта граждан суд эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ТР Югары Суды рәисе урынбасары И.И.Гыйләҗев мәгълүмат бирде. Бу елның җинаять суд эшчәнлеге үсеше турында ТР Югары Суды рәисе урынбасары Р.К.Шәрифуллин сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук ТР Прокуратурасы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча идарәсе, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палата, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең ТР буенча наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе, Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе, шулай ук В.М.Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International