Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләти җайга салу турында

2007 елның 13 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарына “Комарлы уеннарны оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлекне дәүләти җайга салу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2006 елның 29 декабрендәге 244-ФЗ номерлы Федераль законның кайбер нигезләмәләрен, аерым алганда, әлеге Законның 5 статьясының 3 пункты нигезләмәләрен гамәлгә ашыру тәртибен аңлатуны сорап, гражданнар, җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатьләре килә.
Бу статья нигезендә мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләреннән, шул исәптән “Интернет” челтәреннән файдаланып, комарлы уеннар оештыру һәм үткәрү буенча эшчәнлек рөхсәт ителми. Шул ук вакытта, гражданнардан килгән мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасының аерым бер торак пунктларында компьютер салоннарында һәм Интернет-кафеларда компьютер челтәрләрен һәм Интернет челтәреннән файдаланып комарлы уеннар үткәрелә икән.
Бу мәсьәләне хәл итү юллары турында фикер алышу өчен 2007 елның 13 августында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре белән бергә киңәшмә булды. Анда комарлы уеннар үткәрү өчен мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләреннән, шул исәптән “Интернет” челтәреннән файдалануның законлылыгы турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә катнашучылар безнең республикада комарлы уеннарның законсыз таралуын булдырмау максатыннан башкарылырга тиешле зарур чаралар исемлеген билгеләделәр.
Киңәшмәне министр вазыйфаларын башкаручы С.Н. Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International