Гражданнарның хокукый культурасын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны финанслау

2007 елның 14 августы, сишәмбе
Кичә ТР Юстиция министрлыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТРның «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы дәүләт учреждениесе вәкилләре белән киңәшмә үтте, аны юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров алып барды. Киңәшмә гамәлгә ашырылуы 2008-2010 елларда гражданнарның хокукый культурасын күтәрү буенча республика максатчан программасы кысаларында планлаштырылган торган гражданнарның хокукый культурасын күтәрүгә юнәлтелгән чараларны финанслау мәсьәләсен карауга багышланган иде.
Киңәшмә үткәрү зарурлыгы килеп тууның сәбәбе шунда: Программа проектын Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында килештерү нәтиҗәләре нигезендә кайбер чаралар буенча Программаны финанслау күләмнәрен киметү тәкъдим ителде.
Фикер алышулар нәтиҗәсендә Программаның өч чарасы буенча өстәмә финанслау мәсьәләсен күтәрү хакында килешенде, алар: “ММЧның хокукый юнәлештәге иң яхшы мәкалә, радио- һәм телепрограмманы билгеләүгә ел саен үткәрелә торган иҗади бәйгеләрне оештыру”, “Гражданнарның хокуклары һәм бурычлары, хокук белеме нигезләре буенча махсус курс программасын эшләү һәм аны гомуми белем бирү учреждениеләренең уку планына кертү” һәм “Гомуми белем бирү учреждениеләренең хокук укытучыларын югары уку йортларында әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү”. Программаны кабаттан Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына килештерү өчен җибәрергә дигән карар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International