Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген анализлау һәм бәяләү максатларыннан, 2007 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан “Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеге турында” карар кабул ителде, аның нигезендә Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген бәяләү комиссиясе төзелде һәм әлеге комиссиянең нигезләмәсе расланды.
Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген бәяләү комиссиясе бурычларының берсе - Татарстан Республикасы законнары гамәлдә булуының нәтиҗәлелеген камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан әлеге өлкәдә тәкъдимнәр формалаштыру буенча эш алып барыла. Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнарына тиешле органнар ведомствосында булган эшчәнлек өлкәсендә Татарстан Республикасы законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр бирү белән бәйле сораулар җибәрелгән (эшчәнлекнең төгәл бер өлкәсендә хокукый мөнәсәбәтләрне җайга салучы Татарстан Республикасы закон актларының якынча исемлеген теркәп).
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы кергән тәкъдимнәрне анализлый һәм гомумиләштерә, шулай ук Министрлык ведомствосында булган хокукый җайга салу өлкәләрендә Татарстан Республикасы закон актларын гамәлдә булуының нәтиҗәлелеге предметына бәяли.