Бердәм конкурс комиссиясе утырышы

2007 елның 15 августы, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов рәислегендә Бердәм конкурс комиссиясе Казан шәһәренең Космонавтлар ур., 11 й. адресы буенча урнашкан җәмәгать судьялары бинасына капиталь ремонт үткәрүгә конкурста катнашучыларның заявкаларын карап тикшерүгә йомгак ясады. Конкурс үткәрелү турында «Время и деньги» газетасында, www.agzrt.ru. сайтында хәбәр ителгән иде.
Конкурста катнашуга заявкаларны бәяләү һәм чагыштыру барышында түбәндәгеләрнең заявкалары карап тикшерелде:
1. «ИнвестТехСтрой» ААҖ
2. «ОФЫК» ААҖ
3. «Строительная компания «Орион» ААҖ.
Бердәм конкурс комиссиясе законнарда регламентлаштырылган, шулай ук конкурс үткәрелү турында белдерүдә һәм конкурс документациясендә күрсәтелгән критерийлар нигезендә һәм тәртиптә конкурста катнашуга заявкаларны бәяләде һәм чагыштырды һәм конкурста җиңүче дип «ИнвестТехСтрой» ААҖ танырга дигән карарга килде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International