Бүгенге көндә ТР Юстиция министрлыгы карап тикшерүендә “Вәкаләтләр чикләүне камилләштерү белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 438751-4 номерлы федераль закон проекты бар. Закон проекты федераль дәүләт хакимияте органнары һәм Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары арасында социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәдәният һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең башка өлкәләрендә вәкаләтләрне яңадан бүлү карала.
Әлеге яңадан бүлү дәүләт хакимияте органнары тарафыннан да, җирле үзидарә органнары тарафыннан да үз вәкаләтләрен гамәлгә ашыру практикасына нигезләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе тарафыннан Татарстан Республикасы министрлыкларына һәм ведомстволарына 438751-4 номерлы федераль закон проекты буенча үз тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына юнәлтү йөкләнгән.
Кайбер министрлыклар һәм ведомстволар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы адресына закон проекты буенча үз күрсәтмәләрен инде җибәрделәр. Барлык министрлыклар һәм ведомстволардан мәгълүмат кергәннән соң, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гомумиләштерелгән материал әзерләнәчәк һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының Федерация һәм төбәкләр сәясәте эшләре комитетына җибәреләчәк.