ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы яңалыклары

2007 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Җәйге яллар чоры булуга карамастан, ТР Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасының норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенә килүче документлар саны кимеми. Шулай, 2007 елның 1 июленнән 15 августына кадәр муниципаль раойннарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 294 муниципаль хокукый акт килгән. Алдарак җибәрелгән актлар арасынна бердәм банкка кәгазъгә язылган 400дән артык акт кертелгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының зарур очракларда аларның нигезләмәләрен законнарга туры китерергә кирәкелек турында тәкъдимнәрне үз эченә алган муниципаль хокукый актларга бәяләмәләре муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының тиешле җирле үзидарә органнарына җибәреләләр.
Күңелгә ятышлы тагын бер шарт бар, соңгы вакытта җирле үзидарә органнары безнең тәкъдимнәрне игътибарга алалар һәм алар нигезендә үзләренең актларын законга туры китерәләр. Шулай, Татарстан Республикасының Әгерҗе, Алексеевск, Кукмара, Балык Бистәсе, Спас, Теләче муниципаль районнары җирле үзидарә органнары кабул иткән аерым актларга үзгәрешләр кертелде.
Бүлек эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлеше булып ведомство норматив хокукый актларын теркәүгә алу тора. Күрсәтелгән вакытта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары чыгарган 24 норматив хокукый акт дәүләт теркәвенә алыну өчен китерелде. Аларның унысы теркәүгә алынды һәм дәүләт теркәве реестрына кертелде. Кайбер актлар эшләп бетерү өчен кире кайтарылды, барлык актларны диярлек эшләп бетерү актны чыгарган органнар вәкилләре белән эш тәртибендә гамәлгә ашырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International